16+

Казан мэриясе мәктәпләргә һәм сәүдә үзәгенә килгән янаулар турында белдерү ясады

Яңа ел каникулларында Казанда мәктәпләргә, сәүдә үзәкләренә һәм башка җәмәгать урыннарына янаулы хәбәрләр таралу сәбәпле борчулы вазгыять барлыкка килде. Шәһәр мэриясендә хәбәр итүләренчә, бу мәгълүмат ялган булып чыкты.

"Көч структуралары хәбәр иткәнчә, мондый ялган аккаунтлар берьюлы берничә төбәктә һәм шәһәрдә барлыкка килгән. Максатлары хәлне тотрыксызландыру һәм паника тарату. Канал инде юк, мәгълүмат расланмады", - дип билгеләп үттеләр мэриядә.
Шулай ук басмада канал авторларының безнең илебез территориясендә дә булмавы күрсәтелә. 

Администрациядә казанлыларга тынычлык саклау зарурлыгы, шикләрне раслау өчен җаваплы структураларга мөрәҗәгать итү һәм чыганагы ышанычлы булмаган мәгълүматны таратмау кирәклеге турында искәрттеләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading