16+

Казан мәктәбендә атыш оештыручыны вербовкалау турындагы версия барлыкка килде

Россия Тикшерү комитетының үзәк аппараты (СКР) тикшерүчеләре Казанда 175 нче гимназиядә атыш оештырган 19 яшьлек террорчыны вербовкалау турындагы версияне өйрәнә башлады. Бу хакта Baza үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.

Басма чыганаклары сөйләгәнчә, тикшерүчеләр: «Галявиев идеяләре аңа вербовка вакытында кертелгәнме?» дигән сорауга җавап бирергә тырышалар. Версияләрнең берсе буенча, 19 яшьлек студент үзе белән идарә итүен аңламаган һәм үзен "дусларча аралашуда" торуына ышанган.

Тикшерү кысаларында белгечләр Галявиевның социаль челтәрләрдә һәм Steam уен платформасында аккаунтларын өйрәнәчәк, кайбер мәгьлүматларга караганда, анда ул күп вакытын үткәргән.
Шул ук вакытта җинаятьче үзе раславынча, ялгызы гына эш иткән.

Галявив ярты ел элек группадашына сектага керергә тәкъдим итүе турында мәгълүмат 14 майда барлыкка килде. Ул чагында моны шаярту дип кабул иткәннәр һәм башка бу хакта сөйләшмәгәннәр.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading