16+

Казан мәктәпләре мина куелуы турында хәбәрләр алган

 Казанда берьюлы берничә мәктәптә шартлаткыч җайланма куелу хакында хәбәр килгән.

 Казанда берьюлы берничә мәктәптә шартлаткыч җайланма куелу хакында хәбәр килгән.

Казанда бомба турындагы хәбәрләр аркасында уку йортларыннан балаларны һәм укытучыларны эвакуацияләгәннәр. 
— Хәбәрдә куркырлык нигез юк, әмма мәктәпләр өстәмә рәвештә тикшереләчәк. Хәзер мәктәп җитәкчелеге тиешле инструкция буенча эшли, - дип хәбәр иттеләр Казан мэриясенең матбугат хезмәтендә.
«Калган мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә дә мәктәп персоналының һәм укучыларның иминлеген тәэмин итү бурычы йөкләнелде», - диелә мэрия хәбәрендә. 

Янаулы хатлар  килгән мәгариф учреждениеләре арасында махсус балалар өчен 4-нче номерлы мәктәп тә бар. Анда укучы бер баланың әтисе эвакуациянең бер атна эчендә икенче тапкыр булуын хәбәр итте.

Узган елда да республика мәктәпләре, балалар бакчалары, сәүдә үзәкләре һәм офис биналарына мина куелуы хакында ялган хәбәрләр килә башлаган иде. Димәк, чираттагы дулкын янә кузгалды. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading