16+

Казан мәктәпләренә мина куелган?!

Бүген Казанның күп кенә уку йортына мина, ягъни шартлаткыч матдә куелу турында хәбәр килгән.

Бүген Казанның күп кенә уку йортына мина, ягъни шартлаткыч матдә куелу турында хәбәр килгән.

Билгеле булганча, 83, 182, 33, 94нче һәм “Адымнар” мәктәпләренең электрон почталарына хат язганнар. Хатта 11 май вакыйгасы да телгә алынган. Казан мэриясе мәктәпләргә янау хатлары килү турындагы хәбәрне раслады.

«Хокук саклаучы органнар мондый хәбәрләрне тикшерергә мәҗбүр. Ата-аналар тагын борчыла. Без аларны аңлыйбыз, чөнки дәресләр өзелә. Бәлки кайбер мәктәпләрдә икенче дәрестән соң гына укулар башланыр. Аның каравы, тикшерүләрдән соң, балаларны тыныч күңел белән мәктәпкә озата алачакбыз”, - диелә мэрия хәбәрендә.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading