16+

Казан Мәскәү белән Санкт-Петербургтан гына калыша

Казан 2018 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең туристлар арасында иң популяр өч шәһәре арасына керде.

Казан 2018 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең туристлар арасында иң популяр өч шәһәре арасына керде.

Tvil.ru сервис шундый тикшеренү үткәргән, дип яза Татар-информ.

Сервис мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган елда туристлар Казанда торак арендалау өчен өч кешедән торган гаиләгә тәүлегенә - 3 мең 14 сум, ягъни бер кешегә якынча 1 мең сум акча сарыф иткән.

Беренче һәм икенче баскычларда Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләре урнашкан. Туристлар арасында иң популяр шәһәрләр унлыгына шулай ук Краснодар, Петрозаводск, Ростов-Дон, Екатеринбург, Воронеж, Түбән Новгород һәм Тула кергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading