16+

Казан-Мәскәү поезды астына эләгеп гомере өзелгән ир белән кыз кибеттәге камерага «эләккән» (ВИДЕО)

Яшел Үзән районында Казан-Мәскәү поезды астына эләгеп, 25 яшьлек ир-ат һәм 8 яшьлек кызның гомере өзелән.

Һәлакәт кичә сәгать кичке 7ләр тирәсендә “774нче чакрым” платформасы янында булган. Ир кеше кызны җитәкләп, тимер юл аша чыккан булган, машинист сигнал бирсә дә, поездны туктатып өлгерә алмаган.

Ир кеше кызның туганы түгел, ә кызның әтисендә эшләүче кеше икәнлеге мәгълүм. Кыз сорагач, ул аны якындагы кибеткә алып барып килергә булган. Әйбер сатып алган мизгел кибеттәге камерага да эләккән.

<iframe width="640" height="360" src="https://www.youtube.com/embed/fD0Lv8qedmw" frameborder="0" allow="autoplay; encrypted-media" allowfullscreen></iframe>

Тикшерү комитеты Татарстандагы тимер юлдагы фаҗигасен суицид түгел, дип белдерде.
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X