Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучыларының республикабызга килеп, укучылар белән очрашулар уздырулары соңгы елларда матур традициягә әйләнде.
Менә быел да дистәдән артык каләм тоткан ут-күршеләребез башкала тамашачысын үз әсәрләре белән таныштырырга дип, ерак араларны якын итеп, Казанга карап юлга чыккан. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында алар катнашында махсус матбугат конференциясе дә узды. Казан кунаклары “Башкортстанда татар әдәбияты бүген үсештәме?” дигән сорауга журналистлар белән бергәләп җавап эзләделәр. Хәл итәсе мәсьәләләрне уртага салып сөйләшкәндә аларны чишү юллары ансатрак табыла ул. Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, шагыйрь-журналист, "Тулпар" республика татар яшьләре журналының баш мөхәррир урынбасары, доцент, филология фәннәре кандидаты Илдус Фазлытдинов, әлеге журналның проза бүлеге мөдире, язучы, публицист Дилбәр Булатова, язучы-журналист, журналистларның Сорос гранты иясе, Баязит Бикбай исемендәге әдәби премия лауреаты Закир Әкбәров һәм әлеге делегациянең җитәкчесе – Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле, композитор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Алик Локманов үзләренең әдәби хәлләрен: сөенечләрен дә көенечләрен дә яшермичә бәян иттеләр.
– Элек безнең республика татар әдәбиятына Әмирхан Еники, Илдар Юзеев, Рәдиф Гаташ, Роберт Миңнуллин кебек мәшһүр талантларны күп бирде. Үткән белән хаклы горурлана алабыз, - диде бик кызыклы булырга охшаган әңгәмәне башлап Алик Локманов. - Киләчәк кенә бик өметле күренми. Яшьләр юк дәрәҗәсендә аз килә. Иң яшь дигәненә дә утыз өч. Бу республикабызда татарча укытыла торган мәктәпләрнең күпләп ябылу нәтиҗәсе. 1997 елда Башкортстанда 1127 мәктәптә татар телен өйрәнсәләр, бүген 628 мәктәптә генә "Әлифба" укыйлар. Бер илле елдан бөтенләй бетмәс дип тә әйтеп булмый. Язучыларның аз килүе каләм тоткан кешенең хезмәте тиешенчә бәяләнмәүдән дә киләдер дип уйлыйм. Язучы төн йокыларын калдырып язган китабын нәшриятта өч-дүрт ел чират торып чыгара.
- Элек республика арасында үзара багланышлар бик начар иде. Соңгы елларда ныклабрак аралаша башладык. Тукайлар заманыннан ук килә бит инде бу дуслык. Күпме вакыт ике республикадагы ут-күршеләрне бер-берсенә дошман итеп куярга тырыштылар, ләкин без үзебезне татар әдәбиятының бер өлеше дип саныйбыз, шуның белән горурланабыз да. Татарстан да шулай уйлый бугай, 8 томлык “Татар әдәбияты тарихы”на Башкортстанда яшәп иҗат иткән әдипләрнең исемнәре һәм әсәрләре дә керде. “Идел” журналының да һәр санында диярлек, Башкортстанда яшәгән яшь язучыларның әсәрләрен биреп баралар, - дип үз фикере белән уртаклашты Илдус Фазытдинов.
Дилбәр ханым Булатова исә, “Тулпар” журналының тиражы бик аз – 2300 генә булуга борчылуын белдерде. Татарстаннан кырыклап кына абунәчеләре булуын моңсу гына хәбәр итте. Татарстан һәм Башкортстан журналларына уртак проектлар кирәклегенә басым ясады. Романнар язылуын әдәбиятның үсеш күрсәткече дип атады.
- Минем балачагым сугышка кадәр үзәктән бик ерактагы Урал тавы арасына урнашкан бер авылда узды. Ләкин Татарстан китап нәшриятында чыккан яңа китаплар безгә кадәр килеп җитә иде, - дип үткәннәрне сагынып искә алды шагыйрь Марат Кәримов, хәзер яңа китапларны укучы кулына китереп җиткерү эшенең бик начар оештырылганына чын күңелдән борчылып.
Башкортстанда туып үскән татар зыялыларын Казанның магнит шикелле тартуын да яшереп кала алмадылар кунаклар. Матбугат конференциясендә катнашып, сораулар биреп утырган журналист кызларның да күбесе Башкортстан җиреннән килеп Казанга төпләнгән яшьләр иде. Сөйләшүдән һәр ике як та телләрнең генә түгел, хәл ителәсе мәсьәләләрнең дә уртак булуын, шуңа һәрчак бердәм, дус булып яшәргә кирәк икәнлеген дә аңлап таралышты.
Иртәгә, 22 март көнне, “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучылары Казан тамашачысына җыр-моңнан торган кичә - дуслык күпере тәкъдим итә. Башлана 18:00 сәгатьтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар