16+

Казан парковкалары өч көн рәттән бушлай эшләячәк

30 апрельгә кадәр Татарстан башкаласында паркингларның ташламалы эш режимы гамәлдә калачак.

30 апрельгә кадәр Татарстан башкаласында паркингларның ташламалы эш режимы гамәлдә калачак.

Татарстан башкаласында яшәүчеләргә һәм кунакларга бәйрәм һәм ял көннәрендә парковкаларның бушлай эшләве турында искә төшерделәр. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Халыкара хатын-кызлар көне 2021 елда дүшәмбегә туры килгәнлектән, муниципаль парковкалар өч көн рәттән - 6-8 мартта түләүсез эшләячәк. "Бу Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү һәм шәһәрдә кече һәм урта бизнес предприятиеләренә ярдәм итү өчен эшләүче ташламалы режим белән бәйле", - дип хәбәр итә башкарма комитет матбугат хезмәте. Казанда автомобильләрне кую өчен түләүнең махсус ташламалы режимы буенча шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, бәйрәм көннәренә карамастан, урын өчен тәләргә туры килмиячәк. Мондый чаралар Татарстан башкаласында 30 апрельгә кадәр гамәлдә булачак. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading