16+

Казан рейслары Самарага очты: "Ике сәгатькә кунакханәгә урнаштырдылар"

Һава торышы начар булу аркасында Казан аэропорты кабул итә алмаган 11 рейсны Самара шәһәре аэропорты кабул иткән. 

Һава торышы начар булу аркасында Казан аэропорты кабул итә алмаган 11 рейсны Самара шәһәре аэропорты кабул иткән. 

Сүз Мәскәү, Санкт-Петербург, Анталия, Стамбул, Сочи, Красноярск рейслары турында бара. 

Самарага киткән рейсларның берсендә җырчы Алимә Сафина да булган. “Безне ике сәгатькә кунакханәгә урнаштырдылар. Анда бер сәгать бардык. Душ кердек, ашатмадылар, әмма ашатырга вәгъдә биргәннәр иде. Чемоданымны ватканнар, көчкә сөйрәп бардым. Хәзер, Аллаһка шөкер, без өйдә”, - дип язган Алимә.

Хәзер Казан аэропорты үз эшчәнлеген график буенча башкара. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading