16+

Казан Россия көнендә сәяхәт итү өчен иң популяр шәһәрләр өчлегенә кергән

Июньнең бәйрәм көннәрендә ял итү өчен иң еш сайланган юнәлешләрне анализлаганнан соң, Tvil.ru туристик сервис белгечләре шундый нәтиҗәгә килгән, дип яза Казан мэриясе сайты.

Июньнең бәйрәм көннәрендә ял итү өчен иң еш сайланган юнәлешләрне анализлаганнан соң, Tvil.ru туристик сервис белгечләре шундый нәтиҗәгә килгән, дип яза Казан мэриясе сайты.

Россия көнендә ял итү өчен иң популяр ун шәһәр арасына Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Екатеринбург, Түбән Новгород, Калининград, Ярославль, Сергиев Посад, Самара һәм Псков кергән.
Тикшеренүдә билгеләп үтелгәнчә, ил буенча сәяхәт итү үсеше футбол буенча дөнья чемпионаты белән бәйле.
Туристлар Россиянең өченче башкаласында уртача 2,5 төнгә торак броньлыйлар һәм тәүлегенә 3 мең сумнан ким сарыф итәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading