16+

Кемерово, Казан сезнең белән!

Казанның Ленин бакчасында Кемероводагы янгында һәлак булганнарны искә алу акциясе уздырылды.

Кемерово, Казан сезнең белән!

Казанның Ленин бакчасында Кемероводагы янгында һәлак булганнарны искә алу акциясе уздырылды.

Әлеге фаҗигага битараф булмаган казанлылар мәрхүм булганнарның истәлегенә йомшак уенчыклар һәм чәчәк бәйләмнәре китерде. Чарада Татарстан премьер-министры Алексей Песошин, вице-премьер Ләйлә Фазлыева, Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шафигуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Матәм чаралары шулай ук Бөгелмә, Алабуга, Түбән Кама һәм башка шәһәрләрдә дә оештырылган.

28 март Россиядә матәм көне дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, барлык күңел ачу тапшырулары һәм чаралары үткәрүдән баш тартыла.

Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading