16+

Казан сулыкларына аккошлар җибәрелә

Казан зоопаркы хезмәткәрләре Прагадагы зоопарк алымын кулланып карарга уйлаган.

Казан зоопаркы хезмәткәрләре Прагадагы зоопарк алымын кулланып карарга уйлаган.

Анда аккошларны башкалага чыгарып җибәрәләр икән, шул рәвешле кошларны ирекле шартларда яшәргә күнектерәләр. Камал театры янындагы Кабан күлендә йөзеп йөргән пар аккошка күпләрнең игътибар иткәне бардыр. Зоопарктан чыгарылган бу аккошлар үзенчәлекле. Очып китмәсен өчен, аларның канатларын кискәннәр. Узган елларда бу пар аккош чыгарган бала кошларны башка шәһәрләрдәге зоопаркларга бүләк иткәннәр. Быел аккошлар алты кош баласы чыгарган. Боларын зоопарк хезмәткәрләре Казан сулыкларына җибәрергә ниятли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading