16+

Казан таксистлары баш күтәргән

Бүген “Яндекс.Такси” йөртүчеләре Казанда протест маршы оештырган.

Бүген “Яндекс.Такси” йөртүчеләре Казанда протест маршы оештырган.

30дан артык машина түбән тизлек һәм авария сигналы белән Ямашев проспекты, Арбузов урамнары аша Җиңү проспектына кадәр хәрәкәт иткән. Нәтиҗәдә әлеге урамнарда хәрәкәт акрынайган.

Бу адымга аларны эш шартлары этәргән. Таксистларны минималь тариф канәгатьләндерми. Алар аны 140 сумга, ягъни җәмәгать транспортында дүрт пассажирның йөрү бәясенә күтәрергә сорый. Моннан тыш, таксистлар кичке сәгать 10нан иртәнге сәгать 6га кадәр минималь тарифка 20 процент өстәргә кирәк дигән фикердә.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading