16+

Казан урамнарына 700 волонтер чыкты

Бүгеннән 700 «Шәһәр волонтерлары» Казан урамнарына чыкты. Алар 15 көн дәвамында кунакларны каршы алып, юл күрсәтеп шәһәрдә футбол бәйрәме рухы булдырачак.

Бүгеннән 700 «Шәһәр волонтерлары» Казан урамнарына чыкты. Алар 15 көн дәвамында кунакларны каршы алып, юл күрсәтеп шәһәрдә футбол бәйрәме рухы булдырачак.

Юл-транспорт өчен җавап биргән волонтерлар кунакларны «Казань-1», «Восстание» тимер юл вокзалыннан, «Казан» халыкара аэропортыннан каршы алачак, шәһәр буенча юл күрсәтәчәк. «Казань Арена» стадионы тирәсендә «Host City Volunteers» дигән чатырлар күрергә була. Биредә Конфедерацияләр Кубогы, билет алу тәртибе, шәһәрнең мәдәни, тарихи үзәкләре турында белешеп була. Республика клиник хастаханәсе һәм 7нче шәһәр клиник хастаханәсендә дә медицина белемле волонтерлар ярдәмгә килә. Алар авыруларны кабул итә, чит ил гражданнары мөрәҗәгать итсә тәрҗемәче буларак эшли.

Самара белән Саранск шәһәрләреннән дә унышар волонтер тәҗрибә туплау өчен килгән. 2018 елда бу шәһәрләрдә дә Футбол буенча дөнья чемпионаты уза бит.

«Шәһәр волонтерлары»ннан тыш Конфедерацияләр Кубогында 1260 «Оештыручы волонтер» да эшли әле. Алар инде стадионның үзендә һәм тренировка мәйданнарында матч барышы белән бәйле сораулар чишә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading