16+

Казан WorldSkills Russia чемпионатын киләсе елга да уздырырга әзер

"WorldSkills Russia" III илкүләм чемпионатының ябылу тантанасында, Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов: "Мондый чемпионатны уздыру - безнең өчен бик зур дәрәҗә. Без башкарган әлеге эш Россия өчен бик кирәкле дип саныйм. Илебезнең икътисадын, киләчәген булдыручылар бүген биредә утыра. Узган ел без илкүләм чемпионатны беренче тапкыр уздырган идек, һәм...

"WorldSkills Russia" III илкүләм чемпионатының ябылу тантанасында, Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов: "Мондый чемпионатны уздыру - безнең өчен бик зур дәрәҗә. Без башкарган әлеге эш Россия өчен бик кирәкле дип саныйм. Илебезнең икътисадын, киләчәген булдыручылар бүген биредә утыра. Узган ел без илкүләм чемпионатны беренче тапкыр уздырган идек, һәм шунда мин аңа ихтыяҗ булуын тойдым. Быел без илкүләм чемпионатны башкачарак оештырдык, аны сез үзегез дә сизгәнсездер. Рәсми рәвештә белдерәм: Казан һәм Татарстан "WorldSkills" чемпионатын икенче елга да уздырырга әзер", - диде.

"WorldSkills" Kazan чемпионаты нәтиҗәләре буенча, WorldSkills Competition" дөнья чемпионатында катнашасы Россиянең җыелма команда составы билгеләнәчәк. Әлеге чара 11-16 август көннәрендә Бразилиядә узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading