16+

Казан җырлаучы шәһәр булырмы?

Бөтенроссия караоке-марафоны эстафетасын 10, 11 октябрь көннәрендә Казан үзендә кабул итә. Бу шимбәдә Казан иң җырлый торган шәһәр исемен алу өчен көч сынашачак.

Бөтенроссия караоке-марафоны эстафетасын 10, 11 октябрь көннәрендә Казан үзендә кабул итә. Бу шимбәдә Казан иң җырлый торган шәһәр исемен алу өчен көч сынашачак.

Сәгать 14.00дә Г. Камал театры каршындагы мәйданда теләгән һәркем килеп "Иң яхшы көн" җырын җырлый ала. Казанлыларга популяр дуэт «Боня и Кузьмич», шулай ук «Голос» шоуы финалисты Эльмира Калимуллина да ярдәм итәчәк. Әлегә эстафетада Новосибирск алдынгы урында бара, анда җырны башкарырга 1 280 кеше җыелган булган.


Бәйгедә катнашу өчен karaoke@bazelevs.ru электрон адресына исем, фамилия, шәһәр исемен, телефонны күрсәтеп хат юлларга кирәк. 10 октябрьдә Камал театрына җыр җырларга килүчеләр исә "Иң яхшы көн" җырының клибында катнаша ала, шулай ук 24 декабрьдә зур экраннарда күрсәтеләчәк фильмда төшү мөмкинлегенә ия була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading