16+

Казан юлларын ремонтлау планын арттырып башкарырга уйлыйлар

Казанда быел 650 мең кв.метрдан артык урам һәм ишегалдын ремонтлау планлаштырылган. Республика бюджетыннан Казандагы юл эшләренә 1 млрд. сум акча бүленгән. "Әлеге сумманың 500 млн. сумы ишегалды территорияләренә һәм квартал эчендәге юлларга капиталь ремонт ясауга, 300 млн. сумы - шәһәр юлларын ремонтлауга һәм 200 млн. сумы - бистәләрдәге юл челтәрен...

Казанда быел 650 мең кв.метрдан артык урам һәм ишегалдын ремонтлау планлаштырылган. Республика бюджетыннан Казандагы юл эшләренә 1 млрд. сум акча бүленгән. "Әлеге сумманың 500 млн. сумы ишегалды территорияләренә һәм квартал эчендәге юлларга капиталь ремонт ясауга, 300 млн. сумы - шәһәр юлларын ремонтлауга һәм 200 млн. сумы - бистәләрдәге юл челтәрен вак таш белән каплауга тотылачак", - дип җиткерде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.

Үткән еллардагы кебек бистә юлларына зур игътибар биреләчәк. Таушалган асфальт-бетон катламын яңарту буенча эшләрне 170 кв. метрда башкарачаклар. Бу елда әлеге программага кермәгән урамнарда юллардагы чокырларны ямау эше дә оештырыла.

Ремонтланачак ишегалды территорияләре һәм квартал эчендәге юллар, юл участокларын Казан Мэриясе порталыннан карый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading