16+

Казанбай шәһәр белән таныштырачак

Казанда Иске Татар бистәсендә туристларны җәлеп итү өчен яңа проект уйлаганнар.

Казанда Иске Татар бистәсендә туристларны җәлеп итү өчен яңа проект уйлаганнар.

Казанбай экскурсияләре күпләрне җәлеп итәр, киләчәктә брендка әйләнергә дә мөмкин, дип фаразлый идея авторлары. Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казанбай – XIX гасырның бай сәүдәгәре, ул гореф-гадәтләрне ихтирам итүче, киң күңелле, хезмәт сөючән, үз гаиләсен хөрмәтли һәм бәяли белүче җыелма образ.

Ул туган шәһәре тарихын яхшы белә, Казанда яшәгән һәм иҗат иткән танылган кешеләр белән таныш. Казанбай төрле әкиятләр, риваятьләргә нигезләнеп шәһәр турында сөйләячәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading