16+

Казанда 1 сентябрьдә өч яңа мәктәп ачыла 

Казанда 1 сентябрьдә 3 мең 248 урынга исәпләнгән өч яңа мәктәп ачыла, дип яза "Татар-информ".

Казанда 1 сентябрьдә 3 мең 248 урынга исәпләнгән өч яңа мәктәп ачыла, дип яза "Татар-информ".

Яңа мәктәпләр «Салават күпере» һәм «Светлая долина» микрорайоннарында, шулай ук Минск урамында үз ишекләрен ача. Шәһәрдә тагын ике мәктәп төзелә башлаган. Аларны алдагы уку елы башында «Весна» торак комплексында һәм Р.Гәрәев урамында ачу күздә тотыла. Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов «Казан мәгариф идарәсе – яңа мөмкинлекләр һәм иҗтимагый диалог өчен киңлек» дип исемләнгән мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август киңәшмәсе утырышында шулай дип хәбәр иткән.

 Утырыш эшендә Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та катнашкан. Ул үзенең чыгышында министрлыкка ата-аналардан балаларын X сыйныфка кабул итүдән баш тартуга бәйле бик күп мөрәҗәгатьләр килүен билгеләп үтте. 

– Быел министрлыкка ата-аналардан, шул исәптән Казаннан да, мондый эчтәлектәге бик күп мөрәҗәгатьләр килде. Безнең моңа мораль хокукыбыз да юк, закон нигезендә дә тыя алмыйбыз, – дип искәртте ул.

Рафис Борһанов Казанның Вахитов районын мисал итеп китерде. Анда узган уку елында IX сыйныфны тәмамлаучыларның 81 процентка якыны X сыйныфка күчкән. Ә дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча әлеге район өченче баскычта урнашкан.

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading