16+

Казанда 13 меңнән артык укучы җәй көне лагерьларда ял итәчәк

Бу җәйдә шәһәр читендәге лагерьларда Казаннан 13,5 мең укучы ял итәчәк.

Бу җәйдә шәһәр читендәге лагерьларда Казаннан 13,5 мең укучы ял итәчәк.

Бу елның җәендә Казанның 13 меңнән артык укучысы 23 шәһәр читендәге лагерьда ял итәчәк. Җәйге ял сезоны 1 июньнән башлана. Лагерьларны ремонтлау, куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм яңа сезонга әзерләнү өчен 46,8 млн сум акча тотылачак, дип хәбәр иттеләр Казан мэриясендә.  Җәй буена 23 лагерь — 12 муниципаль һәм 11 ведомство карамагындагы лагерьга 13,5 мең укучы бара алачак. 18 көнлек сменага ата-аналар кертеме муниципаль лагерь өчен 7дән 12,7 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Калган сумма республика һәм муниципаль бюджетлар хисабына капланачак. Авыр тормыш хәлендә булган 969 бала өчен ял бушлай булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading