16+

Казанда 29 майдан мәктәп яны лагерьлары эшли башлаячак

Аларда 15 меңгә якын бала ял итәчәк

Аларда 15 меңгә якын бала ял итәчәк

Казанның 15 меңгә якын укучысы 29 майдан 27 июньгә кадәр 146 мәктәп яны лагеренда ял итәчәк. 21 көнлек юлламаның бәясе 4950 сум тәшкил итә. Әмма ата-аналарга 742,56 сум гына түләргә туры киләчәк, калган өлеше Татарстан бюджеты хисабына түләнә. Мобилизацияләнгән хәрбиләрнең балалары мәктәп яны лагерына бушлай юллама алачак. Ташлама алу өчен ата-аналарга мәгариф учреждениесе администрациясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Укучыларның лагерьда булу программасы төрле спорт-танып белү үсеш чаралары һәм уеннар белән тулыланачак. Моннан тыш, театрларга, музейларга, күргәзмәләргә, мастер-классларга, өстәмә белем бирү учреждениеләренә бару каралган.

Укучыларның ялын һәм мәшгульлеген оештыру өчен, 1 июньнән 22 июньгә кадәр мәктәп диварларында шулай ук 1000гә якын өлкән сыйныф укучысын колачлаган хезмәт бригадалары оештырылачак. Яшүсмерләр белем бирү учреждениеләре территориясендә гади хуҗалык эшләрен башкарачак. Лагерьның 15 көнендә алар йөкләнешкә карап 6300 сумнан 7200 сумга кадәр алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading