16+

Казанда 35 футбол фанаты тоткарланган

Казанда полиция 35 футбол фанатын тоткарлаган, алар шәһәргә барганда фаерларны (пиротехник сигнал уты, ул картон яки эбонит гильза рәвешендә ясала, янучы матдә белән тутырылган) яндырып барган.

Казанда полиция 35 футбол фанатын тоткарлаган, алар шәһәргә барганда фаерларны (пиротехник сигнал уты, ул картон яки эбонит гильза рәвешендә ясала, янучы матдә белән тутырылган) яндырып барган.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, алар Казанга Түбән Новгородтан юл тоткан.

"Полиция хезмәткәрләре 35 гражданны тоткарлады һәм территориаль полиция бүлегенә алып килде. Алар барысы да футбол матчынаюл тоткан җанатарлар", - диелә хәбәрдә.

Юлдагы фанатлар җәмәгать тәртибен бозган. Фаерлар яндырганнар. Тоткарланган 28 кешегә карата хокук саклау органнары вак хулиганлык өчен протоколлар төзегән. Моннан тыш, "Хулиганлык"маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

Бүген Казанда Россия Суперкубогы өчен Мәскәүнең ЦСКА һәм Петербургның "Зенит"командалары арасында матч узачак. Күрәсең, тоткарланган егетләр командаларның берсе өчен җан ата.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading