16+

Казанда 4800 җир кишәрлеге күп балалы гаиләләргә бирелгән

Казанда күп балалы гаиләләргә гомуми мәйданы 869,2 гектар тәшкил иткән 4800 яңа җир кишәрлеге бүленгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

Сүз Лаеш районы Сокуры авлы янындагы 177 гектар, Биектау районы Каймар бистәсе янәшәсендәге 53 гектар һәм Казан белән Биектау районындагы дүрт торак массивка якын урыннардагы 639,2 гектар җир кишәрлеге хакында бара.

Күп балалы гаиләләргә җир бүлеп бирү эше 2011 елдан бирле алып барыла. Шул вакыт эчендә гаризалар саны 8 тапкырга арткан - 1158дән 9425кә җиткән. Гомумән алганда 2940 җир кишәрлеге бүлеп бирелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading