16+

Казанда 5 нче трамвай маршруты ике тукталышка озайтыла

Казанда Бакый Урманче урамында Оренбург юлыннан Мидхәт Булатов урамына кадәр трамвай линиясен төзү эшләре тәмамланып килә.

Казанда 5 нче трамвай маршруты ике тукталышка озайтыла

Казанда Бакый Урманче урамында Оренбург юлыннан Мидхәт Булатов урамына кадәр трамвай линиясен төзү эшләре тәмамланып килә.

Шул сәбәпле «Тимер юл вокзалы – «Солнечный город» торак комплексы» маршруты ике тукталышка озайтылачак.
Алга таба маршрутны «Солнечный город» микрорайоны аша Авангард урамына кадәр һәм аннан соң В.Кулагин, Техника, Г.Тукай урамнары аша шәһәрнең үзәк өлешендә боҗралау планлаштырыла, дип хәбәр итә шәһәрнең Транспорт комитеты.
5 нче  трамвай маршруты 2012 елның октябреннән бирле эшли һәм шәһәр халкы арасында аңа ихтыяҗ зур. Көн саен трамвай 30 меңгә кадәр пассажир йөртә.
Исегезгә төшерәбез, Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәрге участокта юл төзелеше Казанда агымдагы елның июлендә башланды. 800 метр озынлыктагы дүрт полосалы юл Зур Казан боҗрасы кысаларында төзелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading