16+

Казанда ачык һавада бассейннар төзеләчәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасы ярында ачык бассейннар төзелеше өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирергә тәкъдим итте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасы ярында ачык бассейннар төзелеше өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирергә тәкъдим итте.

Ул бассейннарда спортчылар апрельдән алып сентябрь аена кадәр шөгыльләнә алачак, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Президент үз тәкъдимен «Казан-Арена» стадионында «Спорт индустриясенә инвестицияләр» II Дәүләт-шәхси хезмәттәшлеге буенча тармак форумында җиткерде.
– Бездә су күп, ә коену урыны юк диярлек. Әгәр дә без суны җылытсак, анда апрельдән сентябрь ахырына кадәр, рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнергә була, – диде Рөстәм Миңнеханов.
2017 елда Россия Спорт министрлыгы әлеге өлкәдә шөгыльләнүче төбәкләргә федераль бюджеттан субсидияләр бүлеп бирү турында карар кабул итте. 2018-2020 елларда аның өчен 750 млн сум каралган.

Форумда Россия Федерациясе спорт министры Павел Колобков та катнашты. Ул Казанның Волейбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү мөмкинлеге турында сөйләде.
– Дөнья чемпионатын көтәбез, аны үткәрүгә дәгъва итеп өч ил гариза биргән. Болар – Мексика, Катар һәм Россия. Россиядә волейбол бик популяр, шуңа күрә конкурста җиңәрбез дип өметләнәбез. Казан, җиңгән очракта, уеннар узачак шәһәрләр исемлегендә, – диде министр.
Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында Татарстанның спорт һәм физик культура үсеше өлкәсендә лидер төбәкләр арасында булуын билгеләп үтте. Безнең эре спорт чараларын үткәрүдә тәҗрибәбез зур, диде ул.

Президент билгеләп узганча, агымдагы елда республикада 800дән артык спорт чарасы уздырылган, һәм иң әһәмиятлесе, әлбәттә, Футбол буенча дөнья чемпионаты.

– Белгечләр исәпләве буенча, Футбол буенча дөнья чемпионатыннан гомуми икътисади нәтиҗә – 11 млрд сум тирәсе. Спорт чаралары туризм, спорт объектларын да үстерергә булыша. Спорт инфраструктурасының мирас булып калуы бик әһәмиятле. 2013 елгы Универсиада – халыкта бик кирәкле һәм актив кулланыла торган 49 спорт объекты ул. Иң төп объект – 45 мең урынлык «Казан-Арена» стадионы. Бүген «Казан-Арена» татарстанлылар өчен ял итү урыны да. Биредә елына 20 уен уза, калган вакытта да стадион эшләргә тиеш, аңа бизнесны җәлеп итәргә кирәк. Бүген стадион 100 млн сумга якын акча эшли, бу – бик яхшы күрсәткеч дип саныйм. Спортта акча эшләп була. Бердән, спорт объектларын тулы көченә эшләтәсе иде. Икенчесе – тагын да катлаулырак бурыч – спорт объектларын төзүгә шәхси инвесторларны җәлеп итәргә кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading