16+

Казанда «акыллы» тукталыш барлыкка килде

Шәһәрнең картасын күрсәтә, җәмәгать транспортының маршрутын төзи, башка файдалы мәгълүмат бирә. Диспетчер белән элемтәгә кереп полиция чакырту мөмкинлеге дә тудырылган.

Мондый «акыллы» тукталышларны Казанда 2013 елда Универсиада вакытында ук булдырырга уйлаганнар иде. Сүз уңаеннан, Чаллыда алар инде бар. Республиканың инвестиция үсеше агентлыгының еллык коллегиясендә мондый тукталышлар Казанда 2019 елда куелырга мөмкин дип әйткәннәр иде. Вәгъдәне озак көтәргә туры килмәде, беренче тукталыш Восстание разъездында барлыкка килде.

Бу тукталыш күп нәрсәгә сәләтле: анда кичектергесез ярдәм күрсәтү хезмәтләрен дә чакырту мөмкинлеге бар, җәйге эсседән, кышкы салкыннардан котылу урыны да булдырылган, телефонның зарядкасы бетсә дә махсус җайланма куелган. Smart-тукталыш LEDEL компаниясе инициативасы белән төзелгән. Төп максат – шәһәрнең инфраструктурасын «акыллы шәһәр» дөнья күләмендәге технологияләр стандартына туры китереп модернизацияләү. Монда беренче чиратта, куркынычсызлыкка игътибар бирелә.

Фото: prokazan.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading