16+

Казанда алтынчы кат тәрәзәсеннән егылып төшә язган сабыйны коткарганнар

Казанның Киров районында өйдә ялгыз калган бала алтынчы кат тәрәзә төбенә үрмәләп менгән, дип хәбәр ителәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Казанның Киров районында өйдә ялгыз калган бала алтынчы кат тәрәзә төбенә үрмәләп менгән, дип хәбәр ителәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.


Кичә иртән бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә бер хатын-кыз шалтыратып, Салават Күпере комплексында Нурихан Фәттах урамындагы 15нче йортның алтынчы катында ачык тәрәзәдә алты яшьләр чамасындагы бала торуын һәм ярдәм сорап кычкыруын җиткергән.

2 номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре килгәндә, ишегалдында 14 яшьлек үсмер пәйда булган, баланың абыйсы булган ул. Өйгә кереп, энесен тәрәзә төбеннән алган, коткаручылар ярдәме кирәк булмаган.


Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading