16+

Казанда «Әмирхан Еники һәм татар әдәбияты яңарышы» дип аталган түгәрәк өстәл узды

Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еникинең тууына 115 ел тулуга багышланган «Әмирхан Еники һәм татар әдәбияты яңарышы» дип аталган түгәрәк өстәл утырышы булды.

Казанда «Әмирхан Еники һәм татар әдәбияты яңарышы» дип аталган түгәрәк өстәл узды

Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еникинең тууына 115 ел тулуга багышланган «Әмирхан Еники һәм татар әдәбияты яңарышы» дип аталган түгәрәк өстәл утырышы булды.

Түгәрәк өстәл ачылышында филология фәннәре докторы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Олег Хисамов язучы иҗаты турында сөйләде.

«Мәгълүм булганча, Әмирхан Еники иҗатында теге яисә бу идеологиягә йөз тотмый, бәлки, үзе язганча, әдәбиятка намус эше итеп карый, тормыш хакыйкатенә тугры калырга омтыла. Ул тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли. Николай Гоголь, Александр Островский, Михаил Бубеннов, Олесь Гончар, Константин Паустовский, Эммануил Казакевич, Чыңгыз Айтматов әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә», - диде Хисамов.

Аның әйтүенчә, бүгенге түгәрәк өстәлдә Әмирхан Еники иҗатының әдәби-мәдәни әһәмияте, аның традицияләре, үз чорына алып килгән яңалыгы, бүгенгебез өчен кирәклеге, кыйммәте һ.б. мәсьәләләр турында фикер алышу, уртага салып сөйләшү булды.

«Күпгасырлык татар әдәбиятының үсеш-үзгәреш юлында ХХ гасырның икенче яртысы гаять мөһим урын алып тора. «Хрущев җепшеклеге» дип аталган демократик үзгәрешләрдән соң, әдәбият житди үзгәреш-яңарыш юлына чыга. Аның төп асыл сыйфаты булып әдәбиятның сурәтләү объекты итеп милли яшәеш мәсьәләләрен алуы тора. Әлеге үзгәрешләрнең башында торган әдипләрнең берсе, һичшиксез, Әмирхан Еники», - диде Олег Хисамов.

Ул Еникинең 1920 елларның икенче яртысында әдәби иҗатка килсә дә, танылуы Бөек Ватан сугышы чорында язылган хикәяләреннән соң башлануын әйтте.

«Сугыш чорында язылган «Бала» (1941), «Ана һәм кыз» (1942), «Мәк чәчәге» (1944), «Бер генә сәгатькә» (1944) хикәяләрендә тормыш чынбарлыгы геройларның күңел кичерешләре, психологиясе, характер сыйфатлары аша зур осталык белән сурәтләнә. Бу үзенчәлекләр алга таба «Саз чәчәге» (1955), «Йөрәк сере» (1957), «Рәшә» (1962), «Вөждан» (1968), «Гөләндәм туташ хатирәсе» (1978) кебек повестьларда, «Кем җырлады?» (1956), «Әйтелмәгән васыять» (1962), «Матурлык» (1965), «Шаяру», «Язгы тамчылар» һ.б. хикәяләрендә тагы да үстерелеп, баетылып, үзгә бер юнәлеш хасил итә», - ди ул.

Галим фикеренчә, Әмирхан Еники иҗаты шактый тулы өйрәнелгән. «Бу урында тирән ихтирам белән Ибраһим Нуруллин, Гали Халит, Мәдинә Җәләлиева, Фәрит Хатипов, Рифат Сверигин, Рафаэль Мостафин, Фоат Галимуллин исемнәрен атап үтәбез. Соңгы чорда Еники иҗатын өйрәнүдә яна юнәлешне Дания Заһидуллина башлап җибәрде, КФУ профессоры Венера Әминева әдип иҗатын рус телле укучыларга җиткерүдә уңышлы эшли. Шулай ук доцент Әлфия Мотыйгуллина диссертация яклады, эзлекле өйрәнә. КФУ доценты Гөлфия Гайнуллина әдипнең 110 еллыгы уңаеннан өч томлык «Сайланма әсәрләре»н, «Әмирхан Еники» дип аталган фотоальбом чыгаруда, киң планда исемен, иҗатын җәмәгатьчелеккә җиткерүдә зур хезмәт куйды», - диде ул.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Әмирхан Еникине татар әдәбиятының камил һәм мөкәммәл икәнлеген күрсәтүен әйтте.

«Әмирхан Еники сугыш вакытыннан соң яңадан яза башлый. Менә шунда ул чын әдәбиятның камил һәм мөкәммәл икәнлеген күрсәтә. Шуңа күрә ул безгә якын. Иң милли язучы. Татар халкына гына хас алымнар куллана. Аның барлык хикәяләре оста кул белән, олуг рәссам кулы белән язылган. Милли булган саен аның әсәрләре башка халыкларга да кызыграк була бара. Үз вакытында шактый әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителеп чыккан. Шул вакытта ук Мәскәүдәге язучылар: «Сездә Еники бар бит!» – дип әйтә иделәр», - диде ул.

Ркаил Зәйдулла карашынча, Әмирхан Еники ХХ гасырда татар әдәбиятының иң күренекле вәкиле. «Иң олы, иң югары кимәлдә яза торган әдип. Минем өчен ул беренче урында тора. Сүз рәссамы буларак, минемчә, Әмирхан Еники белән Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Шәриф Камал һ.б. ярыша алмый. Ул вакытта әдәби тел туып кына килгән бит», - диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе.

Ул соңгы елларда Әмирхан Еникинең 30 хикәясе төрек теленә тәрҗемә ителүен (тәрҗемәчесе – Альп Эрен Демиркая) әйтте. «Хәзерге вакытта Ринат Мөхәммәдиевтан кала, безнең классиклардан төрек теленә Әмирхан Еники һәм Аяз Гыйләҗев әсәрләре бик күп тәрҗемә ителә. Чын әдәби әсәр язсаң, бүтән халыкларга да якын буласың. Хәтта көнбатыш халыкларына да. Олуг язучыларыбызны тәрҗемә итү эшен дә дәвам итәргә кирәк», - диде язучы.

«Татарстан Язучылар берлеге каршында әдәби тәрҗемә үзәге бар. Киләчәктә Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен дә тәрҗемә итәргә җыенабыз. Еники әсәрләренә нигезләнеп, «823 километр» фильмын төшереп карадылар. Бик үк уңышлы булмады, чөнки кинода Әмирхан Еникинең олуг язучы икәнен танып булмый», - дип бәяләде Ркаил Зәйдулла.

Язучылар берлеге рәисе Әмирхан Еники белән аралашып калган. «Театрга минем өслүбем, иҗат итү алымым туры килми. Мин язучы гына, ясаучы түгел», - дип әйтә иде ул. Драматургиядә ясау мәсьәләсе зур роль уйный, аның үзенең законнары бар. Шуңа күрә Әмирхан ага бөек прозаик булып калсын. Әлбәттә, омтылышлар ясарга кирәк. Әмирхан Еникинең иҗатын, аның тормыш юлын безгә әле өйрәнүне дәвам итәргә кирәк. Шундый бөекләребез белән горурланыйк», - диде ул.

Чараның төп оештыручысы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading