16+

Ашыгыч ярдәм машинасы автобус белән бәрелешеп бер кеше һәлак булган

Казанның "Академик Парин урамы" тукталышында 22нче автобус һәм Ашыгыч ярдәм машинасы бәрелешкән. Махсус сигнал кабызган автомобиль юлның каршы як полосасына чыга, ә маршрут бозлавык аркасында аңа юл бирергә өлгерми кала.

Авариядә ике машина да нык зыян күргән. "Ашыгыч" ярдәм машинасындагы өлкән яшьтәге хатын-кыз һәлакәт урынында ук җан бирә. Ике хатын-кыз фельдшерны хастаханәгә алып киткәннәр, дип яза "Татар-информ".

Исегезгә төшерәбез, каршы як полосага чыккан өчен автомобильчеләргә 5 мең сум штраф яки 4-6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү куркынычы яный.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading