16+

Казанда ата кеше янгын сүндерүчеләрнең күз алдында кечкенә баласы белән бергә үлән яндырган

Янгын чыгу урынына полиция хезмәткәрләре чакыртылган.

Казанда ата кеше янгын сүндерүчеләрнең күз алдында кечкенә баласы белән бергә үлән яндырган

Янгын чыгу урынына полиция хезмәткәрләре чакыртылган.

Казанда Зәкиев урамындагы чокырда янучы үлән турында 15 апрель кичендә хәбәр ителә. Урынга шунда ук янгын сагы хезмәткәрләре килеп җитә. Алар утны сүндерүгә керешә. Бу хакта ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

Һәлакәт урыныннан ерак түгел бер ир-атның бәләкәй кызы белән бергә йөрүен күреп алалар һәм шул ук чокырда аларның корыган үләнгә ут төртүләренә тап булалар. Бирегә полиция хезмәткәрләре чакыртыла. Алар "ут төртүче"гә ике административ беркетмә төзи.

"Гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы булган территориядә яисә гадәттән тыш хәл зонасында югары әзерлек режимын керткәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен" һәм "янгынга каршы махсус режим чорында куркынычсызлык таләпләрен бозган өчен" әлеге иргә җавап бирергә туры киләчәк. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading