16+

Казанда атыш булган

Кич эштән соң өйгә кайтышлый Росгвардия гаскәре хезмәткәре Максимов урамында ызгышучы ике ир-атны күреп ала.

Кич эштән соң өйгә кайтышлый Росгвардия гаскәре хезмәткәре Максимов урамында ызгышучы ике ир-атны күреп ала.

Кинәт аларның берсе пистолетка охшаган әйбер чыгарып, икенчесенә ата.

Росгвардияче йөгереп килеп, аткан кешенең коралын тартып ала һәм кулына богау салып өлгерә. Ә бу вакытта зыян күрүче вакыйга урыныннан кача. Тиздән полиция хезмәткәрләре тоткарланучы кешенең «Оса» травматик пистолетын ала. Аткан вакытта пистолет хуҗасының исерек булуы ачыклана.

Алга таба тикшерү өчен, оперативниклар аны җирле полиция бүлегенә китерә. 

Чыганак: "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading