16+

Казанда аюлар артты (+ФОТО)

Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты башланыр алдыннан "Казан" гаилә үзәге янына куелган "Minis United Buddy Bears" сәнгать күргәзмәсе яңа экспонат белән тулыланды.

Казанда аюлар артты (+ФОТО)

Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты башланыр алдыннан "Казан" гаилә үзәге янына куелган "Minis United Buddy Bears" сәнгать күргәзмәсе яңа экспонат белән тулыланды.

Анда безнең татар аюын урнаштырдылар. Аю бик ачык төсләргә буялган, аның өстендә милли костюм, башында түбәтәй.

Исегезгә төшерәбез: 1 июльдә "Казан" гаилә үзәге тирәсендәге яр буенда "The Minis United Buddy Bears" исемендәге халыкара сәнгать күргәзмәсе ачылды. Бөтен дөньяга танылган әлеге проект Берлин, Токио, Буэнос-Айрес, Париж, Нью-Дели, Сидней, Варшава кебек шәһәрләрдә булып үткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading