16+

Казанда балаларны яклау көненә багышланган күптөрле чаралар үткәрелә (ПРОГРАММА)

Бүген – Халыкара балаларны яклау көне. Гадәттә аны бәйрәм чарасы буларак кабул итсәләр дә, бу көн авыру балаларга, авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм итү көне буларак та истәлекле әле.

Бүген – Халыкара балаларны яклау көне. Гадәттә аны бәйрәм чарасы буларак кабул итсәләр дә, бу көн авыру балаларга, авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм итү көне буларак та истәлекле әле.

Әйтик, Санкт-Петербургта онкологик авыру балаларга ярдәм итүче «Ак чәчәк» акциясе уза. Россиянең кайбер шәһәрләрендә бу көнне абортка каршы пикетлар оештыралар. Ходай биргән һәр баланың яшәргә хокукы өчен көрәшү көне дә әле бу.

Казанда да бүген төрле хәйрия чаралары уза. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры белән Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры авыр тормыш хәлендә калган һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен спектакль күрсәтәчәк. «Әкият» курчак театры да нәниләргә Шарль Перроның «Кот в сапогах» спектаклен әзерләгән. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры «Балачак бәйрәме» әзерләгән. Әлеге чарага теләгән һәркем бушлай килә ала.

Балалар белән сәүдә йортларында ял итәргә яратучыларны «Мега» бүген иртәнге сәгать 9да балалар велоузышына чакыра. Биредә үк 13.00 сәгатьтә «Давай играть!» бәйрәме башлана. «Мега» белән «Икея» балалар өчен үзенчәлекле кешеләр турында квест әзерләгән. Кичке биштә концерт тамашасы башлана.

Татарстан Республикасының Милли музее балалар Сабан туе әзерләгән. Инде иртәнге унда балалар өчен музей буенча кызыклы экскурсияләр башлана. Балалар үз куллары белән уен кораллары, тәбрикләмәләр ясап караячак. Сабантуй ярышлары көндезге 12дә башлана.
Казан зообакчасы да балаларны үзенә кунакка көтә. Сабыйлар биредә җәнлекләр белән генә танышып калмый, татар эстрадасы йолдызлары оештырган концерт тамашасын да карый, аниматорлар белән уйнап, йөзләренә аквамариннан төрле сурәтләр ясата ала. Казанның «Континент» паркы (Гаврилов ур., 104) «Семь Я» фестивале әзерләгән. Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу үзәгендә кичке бишләрдә «Садко» һәм «Псы под прикрытием» мультфильмнарын күрсәтәчәкләр.

Казан Кирмәнендә «Без Кремльне яратабыз!» чарасы уза. Футбол яратучылар туп-туры шунда гына да килә ала. Биредә Футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган «ФИФА 2018» акциясе узачак. Опера һәм балет театрында 18.00 сәгатьтә «Бәхетле балачак» XXIX халыкара фестиваленең гала-концерты була.

 

Һава торышы бозылу сәбәпле, урамда уздырыла торган кайбер чаралар кичектерелергә дә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading