16+

Казанда бер эшчене ток сугып үтергән

 Казанда "Казаноргсинтез" цехларының берсендә эшче һәлак булган.

Казанда бер эшчене ток сугып үтергән

 Казанда "Казаноргсинтез" цехларының берсендә эшче һәлак булган.

Электр тогы сугу нәтиҗәсендә яшь ир-атның үлүе факты буенча тикшерү бара, дип хәбәр итә ТР буенча Россия тикшерү комитеты тикшерү идарәсе.

Тикшерүчеләрнең беренчел мәгълүматлары буенча, бу хәл 7 май иртәсендә булган. 36 яшьлек электромонтер бүлү җайланмасын ремонтлаган. Шул ук вакытта әлеге прибор ток бирүдән өздерелмәгән. Нәтиҗәдә, ир-атны ток белән суга, ни кызганыч, эшче каза урынында ук һәлак булган.

 РФ Җинаять Кодексының 143 нче маддәсенең 2 нче өлеше (саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән хезмәт сагы кагыйдәләрен бозу) буенча җинаять эше кузгатылган. Аны тикшерү кысаларында предприятиедә куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен җаваплы вазыйфаи затларның гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип белдерделәр безгә тикшерү комитетында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading