16+

Казанда бер ир белән хатын-кыз янып үлгән

Казанның Киров районында өч бүлмәле фатирда ике кеше һәлак булган.

Казанда бер ир белән хатын-кыз янып үлгән

Казанның Киров районында өч бүлмәле фатирда ике кеше һәлак булган.

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

Бүген төнлә бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына Юдино бистәсендәге Привокзальная урамының 20нче йортында янгын чыгу хәбәре алынган.

Урынга 60нчы янгын сүндерү-коткару бүлеге, полицейскийлар, медицина вәкилләре, авария хезмәте килеп җиткән. Янгын икенче катта чыккан. Күршеләре үзлектән төтен баскан подъезд аша чыккан.

Коткаручылар фатирда хатын-кыз һәм ир-ат мәетенә тап булган. Медиклар алар үлемен раслаган.
Янгын мәйданы 10 квадрат метрны тәшкил иткән. Нәтиҗәдә, 62 яшьлек фатир хуҗасы һәм билгесез, хәзерге вакытта шәхесе ачыкланылучы хатын-кыз һәлак булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын тәмәке тартканда сак булмыйча, җиһазга ут кабудан килеп чыккан.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading