Анда гадәти булмаган авыру күзәтелгән - күкрәкләре кендегенә чаклы үскән.
Дөрес, ана булгач, кыз имезә алмаячак, әмма гадәти тормыш алып бара алачак.
Казанда ДРКБ һәм шәхси маммология үзәге табиблары сөт бизләре чиктән тыш үскән, сирәк аномалияле чир ачыкланган кыз балага операция ясадылар. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Instagram социаль челтәрендәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге чирнең башлангычын поликлиникада күреп алганнар, участок табибы баланы ДРКБга гинекологка кабул итүгә юллаган.
"Бала әнисе сүзләренчә, узган елның язында кызның сөт бизләре үсә башлаган, ә инде июньдә аларның үсеше тагын да көчәйгән. Аларның тышкы кыяфәте дә сагаерга мәҗбүр иткән, баланың күкрәкләре кендеккә кадәр төшкән, - дип билгеләде табиб-гинеколог Лилия Хәйруллина.
Биопсия барышында белгечләр онкологик авыруның билгеләрен тапмаган. Аннары күпсанлы тикшерүләр уздырылган, алардан соң операция үткәрелергә тиеш булган. Әмма аны коронавирус пандемиясе аркасында кичектерергә туры килгән.
Әлеге чир аркасында кызның умыртка сөяге белән проблемалар башланган, баш авыртуыннан интеккән.
⠀
- Операция уңышлы узды, без барлык планлаштырылган чараларны да үтәдек. Алга таба бала тулы канлы тормыш белән яшәячәк. Үскән саен баланың күкрәге үзенең табигый формасын алачак, - дип билгеләде Республика балалар клиник хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире Михаил Поспелов.
Казанские врачи помогли ребенку с редкой аномалией. ⠀ Сложную операцию выполнили специалисты ДРКБ и частного маммологического центра. ⠀ История данного пациента началась при осмотре в поликлинике по месту жительства. Участковые врачи направили ребенка с проблемой разрастания молочных желёз на приём к гинекологу в @drkb_kazan. ⠀ – Со слов мамы, лишь с весны прошлого года у девочки начали развиваться зачатки молочных желез, а уже в июне пошел их бурный рост. Внешний их вид настораживал, груди опускались до пупочной области, – рассказывает врач-гинеколог Лилия Хайруллина. ⠀ Было решено провести тщательное обследование – и не только в ДРКБ, но и на базе частного маммологического центра. ⠀ – Они пришли по направлению от детского гинеколога ДРКБ для исключения онкопатологии. При проведении биопсии никаких признаков онкозаболевания и изменений в органах выявлено не было. Далее предстоял процесс многочисленных обследований у различных специалистов, – отмечает врач-маммолог Максим Дружков. ⠀ – После многочисленных обследований, вопрос по оперативному вмешательству повис, так как в дело вмешалась ситуация с коронавирусом. Мы взяли паузу, но все понимали, что хирургическое вмешательство необходимо, поэтому, как только эпидемиологическая обстановка позволила, операция состоялась, – комментирует Лилия Ильсуровна. ⠀ На фоне заболевания у девочки развился кифоз – искривление позвоночника, постоянно беспокоили сильная головная боль и тяжесть при ходьбе. ⠀ – Операция прошла успешно, мы выполнили весь запланированный объем. Дальше ребенок будет жить полноценной жизнью, единственным минусом является то, что она не сможет кормить грудью. Если говорить о эстетике, то мы приложили максимум усилий, чтобы девушка ощущала себя девушкой. С возрастом грудь приобретёт свою естественную форму, – отметил заведующий хирургическим отделением ДРКБ Михаил Поспелов.
Публикация от МИНЗДРАВ ТАТАРСТАНА (@minzdravrt) 25 Июл 2020 в 10:03 PDT
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар