16+

Казанда биш террорчы кулга алынган

Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәте Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм милли гвардия гаскәрләре бүлекчәләре белән берлектә Казанда «Һизб ут-Тахрир әл-Ислами» (Россиядә 2003 елда РФ Югары Суды карары белән тыелган) халыкара террорчылык оешмасы эшчәнлеге туктатылган.

Аның биш әгьзасы кулга алынган.
Уздырылган оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә, әлеге кешеләрнең "Бөтендөнья хәлифәте" дип аталган дөньяви җәмгыять институтларын җимерүгә нигезләнгән һәм гамәлдәге хакимиятне көчләп бәреп төшерүгә юнәлдерелгән конституциягә каршы эшчәнлек алып барулары ачыкланган. Төрле җыелышлар үткәрәбез дип алар Татарстан халкы арасында террорчылык нигезләмәсен таратканнар, үз сафларына мөселманнарны җәлеп иткәннәр, вербовкалау белән шөгыльләнгәннәр.

Тоткарланучыларның яшәү урыннары буенча Россиядә тыелган "Һизб ут-Тахрир әл-Ислами"ны пропагандалау  материаллары, террорчылык эшчәнлеген алып барганда кулланылган элемтә чаралары, электрон мәгълүмат чыганаклары табылган һәм алынган.

Куркынычсызлык органының тикшерү бүлекчәсе тарафыннан әлеге затларга карата җинаять эше кузгатылган. Оператив-эзләү чаралары һәм тикшерү гамәлләре дәвам итә, дип хәбәр итә Федераль иминлек хезмәте матбугат үзәге. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading