16+

Казанда бу җәйне 5 парк төзекләндереләчәк

Быел Горький-Әмәт урман паркы, «Крылья Советов», Черек күл, Урицкий һәм Җиңү паркларында төзекләндерү эшләре төгәлләнәчәк.

Быел Горький-Әмәт урман паркы, «Крылья Советов», Черек күл, Урицкий һәм Җиңү паркларында төзекләндерү эшләре төгәлләнәчәк.

Казан шәһәрен төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сүзләренчә, быел иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү программасын тормышка ашыруга Татарстан бюджетыннан 800 млн сум акча бүленергә тиеш. Тагын 250 млн сум социаль җаваплы предприятие һәм оешмалардан бүленәчәк. Бу акчалар Горький-Әмәт урман паркында, «Крылья Советов»,, Черек күл, Урицкий һәм Җиңү парклары кебек зур ял итү урыннарында төзекләндерү эшләрен төгәлләүгә тотылачак. Чиратта - Сыртланова урамындагы балалар паркы объекты.

Системалы эш нәтиҗәсендә 4 ел эчендә Казанда 2 млрд сумга 49 объект яңартылган, паркларның гомуми мәйданы 84 гектарга арткан. 34 ял урыны яңартылган, 15 яңасы булдырылган. Барлыгы Казанда 360 гектар мәйданда 139 парк һәм сквер бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading