16+

Казанда Чәчәк фестивале ачылды

Бүген Казанда Чәчәк фестивале ачыла. Төрле ландшафт компанияләре, питомниклар тарафыннан әзерләнгән уникаль композицияләрне, башка еллардагы кебек үк, «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданда урнаштырылган.

Фестиваль кунаклары, күңелләренә хуш килгән композициягә тавыш биреп, мәйданны бизәп торган иң матур чәчәкне сайлап алу мөмкинлегенә ия.

Чәчәк фестивале Казанда инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Октябрь аенда бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы эшләрне сайлап алачаклар.

Җәй дәвамында фестиваль мәйданында «Чәчәкле Казанда мәдәни чәршәмбе» проекты гамәлгә ашырылачак. Аның кысаларында төрле мастер-класслар, концертлар, шигырь кичәләре, шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашулар, букроссинг һ.б. чаралар үткәрү күздә тотыла.

Беренче «мәдәни чәршәмбе» 27 июньдә узачак.

Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading