16+

Казандагы янгында 10 яшьлек кыз зыян күргән

Төнлә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Нокса авышлыгы урамындагы 27нче йортта янгын турында хәбәр килде.

Казандагы янгында 10 яшьлек кыз зыян күргән

Төнлә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Нокса авышлыгы урамындагы 27нче йортта янгын турында хәбәр килде.

Бүген төнлә Казанның күп катлы йортының беренче катында электр щитында чыккан янгында ун яшьлек кыз зыян күргән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә сылтама белән "Татар-информ" яза.

Һәлакәт урынына килгән 7нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләрен иллегә якын кеше каршы алды. Йортта яшәүчеләр ун катлы йортның беренче катында электр щиты януын хәбәр итте.

Янгынны 15 минутта сүндергәннәр. Янгында дүртенче катта яшәүче ун яшьлек кыз зыян күргән. Баланы сөрем исенә агулану билгеләре белән Балалар республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

«Янгын электр җиһазын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан булырга мөмкин», – диделәр министрлыкта.
Фото: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading