16+

Казанда да сыйныфлар карантинга ябыла

Казанда карантинга ябылучы сыйныфлар бар. Балаларда югары температура, коры ютәл күзәтелә. Авырмаган укучылар өчен төрле онлайн мәйданчыкларда укулар оештырыла башлаган.

Казанда карантинга ябылучы сыйныфлар бар. Балаларда югары температура, коры ютәл күзәтелә. Авырмаган укучылар өчен төрле онлайн мәйданчыкларда укулар оештырыла башлаган.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәктәпләргә, сыйныфта укучыларның 20 проценттан артыгы авырган очракта, балаларны дистанцион дәресләргә күчерергә киңәш итә.

«Әгәр сыйныфта, бигрәк тә мәктәптә, укучыларның 20 проценттан артыгы дәресләргә килмәсә, бу классны дистанцион белем алуга җибәрергә, таратырга кирәк. Балалар алга таба да бер-берсенә инфекция таратмасын һәм зарарланмасын», – диде ведомство башлыгы Анна Попова.

Авыру олылар арасында да тиз тарала Ул шулай ук барлык россиялеләрне бу атнада гриппка каршы вакцина ясатырга да өндәде.  Киләсе атнада соң булуы бар. Попова ассызыклаганча, вакцина авыруның катлаулануыннан саклый.

Узган атнада Россиядә грипп һәм ОРВИдан 1,2 миллионнан артык кеше авырып киткән. Мәскәүдә инде ул эпидемия чиген узган. Попова белдергәнчә, «бу грипп катлаулы һәм җитди өзлегүләргә китерергә мөмкин».
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading