16+

Казанда ел әйләнә эшләячәк лагерь пәйда була

Молодежный” лагере төзекләндерелгәннән соң ел әйләнәсе эшләячәк. Анда инде җылыту системасы җайга салынган.

Молодежный” лагере төзекләндерелгәннән соң ел әйләнәсе эшләячәк. Анда инде җылыту системасы җайга салынган.

Казан мэры Илсур Метшин 16 сентябрьдә узган “эшлекле дүшәмбе”дә лагерьларны төзекләндерү эшенә тукталды. Аның сүзләренчә, республика программасы кысаларында шәһәр яны лагерьларын төзекләндерү өчен 470 миллион сум акча бүлеп бирелгән икән. Казанда “Заречье”, “Восток”, “Молодежный”, “Юнитур” лагерьларында ремонт эшләре бара. “Молодежный” лагере төзекләндерелгәннән соң ел әйләнәсе эшләячәк. Анда инде җылыту системасы җайга салынган, клуб төзелгән, ел азагына кадәр территорияне төзекләндерергә һәм лагерьга керү юлын салырга җыеналар.   

Сүз уңаеннан, бу җәйдә Казан лагерьларында һәм шифаханәләрдә 30 меңгә якын бала ял иткән. Аларның күбесе җәйге ялын мәктәп яны, муниципаль, чатырлы лагерьларда, хезмәт һәм ял итү отрядларында уздырган. Шәһәрдә гамәлгә ашырыла торган “Күңелле җәй” социаль проекты кысаларында 4800 үсмер ялын күңелле һәм файдалы үткәргән.

Казанның балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Айрат Фәизов әйтүенчә, сәламәтләндерү лагерьларында ял итүчеләр арасында авыр хәлдә калган, балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә булган. Донецк, Луганск республикаларыннан 100 бала Казан яны лагерьләрендә ял иткән. Быелгы җәйге лагерьларның тагын бер үзенчәлеге – балалар өчен оештырылган лингвистик сменалар. Анда балалар Канададан килгән кунаклар белән инглиз телен өйрәнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading