16+

Казанда Гаилә бәйрәме узачак

Казанның Горький күңел ачу паркында 10 августта гадәти булмаган чара узачак, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат үзәге.

Казанның Горький күңел ачу паркында 10 августта гадәти булмаган чара узачак, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат үзәге.

Авырлы хатын-кызлар, яшь әниләр өчен гаилә бәйрәме оештырылачак. “Бала тап, Казан” чарасы инде дүртенче ел уздырыла. Бәйрәмдә ел саен ике меңнән артык кеше катнаша.  Монда төрле мастер-класслар, уеннар, концерт программасы көтелә. Әниләр ана капиталы буенча сорауларын пенсия бүлеге белгечләренә бирә алачак. Әти-әниләрнең психолог, педиатрлардан бушлай киңәш алу мөмкинлеге дә булачак. Быел беренче тапкыр КФУ студентлары гаилә икътисады темасына лекцияләр укыячак. Чарада тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатын тапшыру да көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading