16+

Казанда “Гаиләдән – гаиләгә” хәйрия марафоны старт алды

"Президент белән бергә" республика хәрәкәте "Гаиләдән - гаиләгә" дип аталган хәйрия марафонына старт бирде.

"Президент белән бергә" республика хәрәкәте "Гаиләдән - гаиләгә" дип аталган хәйрия марафонына старт бирде.

Бүген Бауман урамында алар, республикада популяр булган "Нечкәбил" конкурсын оештыручылар белән бергә, хәйрия марафоны кысаларында күргәзмә-ярминкә оештырды. Чараның максаты - Анжела Вавилова исемендәге балалар хосписы пациентлары - авыру балаларга акчалата ярдәм җыю.

"Президент белән бергә" республика хәрәкәте активистлары "Нечкәбил" гаилә фестивален оештыручыларның "гаилә иминлеген саклаучы" кул эшләнмәләрен авыру балаларга ярдәм йөзеннән күргәзмә-ярминкәгә куеп сату тәкъдимен хуплап каршы алган.

- Әлеге акциядә Татарстанда булган ике традицияне берләштерергә мөмкин булуын аңладык, алар - хәйриячелек һәм гаилә традицияләре, - ди "Нечкәбил" проекты җитәкчесе Изольда Жуйкова. - Һәр гаиләнең шәмаил, догалык, икона, туган җир туфрагы кебек үз талисманы, гаилә ядкаре бар. Алар бит үзенә күрә бер яхшылык теләү символы да булып тора. Шуңа да Татарстан гаиләләрен бер-беребезгә иминлек һәм бәхет теләргә, сувенирлар, кул эшләнмәләребез белән уртаклашырга, шул ук вакытта изге эшкә акча җыярга чакырабыз.

Ярминкә эшли башлауның беренче минутыннан ук кул эшләнмәләрен берничә кеше сатып алды. Алар арасында "Бердәм Россиянең Яшь гвардия" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе, хәрәкәт активисты Ксения Владимирова да бар иде.

- Сатып алынган һәр талисман гаилә символына әверелсен, ул буыннан буынга күчеп барсын иде. Кешеләр килә, сораша-кызыксына, сувенирларны бик теләп алалар. Безнең республика халкы ярдәмчел, кеше хәленә керүчән, - дип билгеләп үтте ул.

Күргәзмә-ярминкә ай дәвамында Татарстанның барлык шәһәрләрендә һәм районнарында узачак. Акциягә нәтиҗәне сентябрь башында Татарстан гаиләләре фестивалендә ясаячаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading