16+

Казанда үги кызын көчләгән ир кызны да, үзен дә үтергән

17 февральдә Казанның Петербург урамында 39 яшьлек ир-ат 16 яшьлек үги кызын үтергән.

17 февральдә Казанның Петербург урамында 39 яшьлек ир-ат 16 яшьлек үги кызын үтергән.

Моңа кадәр ир кешенең кызны көчләве ачыкланган булган. Бу хакта prokazan.ru хәбәр итә.

Кыз әнисе, энесе һәм үги әтисе белән бергә яшәгән. Ул үзен үги әтисе көчләвен әйткәннән соң, хатын иргә чыгып китәргә кушкан.  Ир белән хатын кече улларын спорт секциясенә илтергә барган вакытта, кызга янә үги атасы белән ялгызы калырга туры килгән. Ир кеше бераздан хатынына телефоннан шалтыратып, кызны үтерүе турында хәбәр иткән.
Ә үзенә кул салган ирне Һади Такташ урамындагы гараж яныннан тапканнар.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading