16+

Казанда гомумшәһәр өмәсе 29 апрельдә була

Казанда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар икеайлык үткәрелә. Гомумшәһәр өмәсе - 29 апрельдә.

Казанда гомумшәһәр өмәсе 29 апрельдә була

Казанда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар икеайлык үткәрелә. Гомумшәһәр өмәсе - 29 апрельдә.

- Урамнарның юл буйларындагы 17 миллион квадрат метр яшеллекне, 3800дән артык ишегалдын җыештыру бурычы тора,- дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев кичә "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә.

Беррәттән, гомум исәптә, 130 километр рәшәткә, 4 мең ут баганасы, 300 светофор корылмасы чистартып-буяп чыгылачак.

Башкалада узган ел санитар икеайлыкта 200 мең кеше, дүрт меңнән артык предприятие һәм оешма катнашкан.
- Казанда элек кыш дәвамында 152 урында рөхсәтсез чүплек өемнәре барлыкка китерелә иде. Җаваплылык күтәрелә бара, тик шулай да 32 урында чүплек кабат табылды, шуларның алтысы зур күләмдәгеләр,- дип, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин казанлыларны һәм предприятиеләрне санитар икеайлыкта янә актив катнашырга чакырды.

Районнар хакимиятләреннән, шулай ук торактан файдалану идрәләреннән (ЖЭУ) чүп капчыклары соратып алырга һәм эш коралларын кулланып торырга мөмкин.
Казанның тышкы төзекләндерү кагыйдәләре буенча йөк машиналары тәгәрмәчләре төзелеш урыннарыннан юдырылып чыгарылырга тиеш. "Карттранс", "Партнер и К", "Гранада", "Ак Барс Строй", "Витязь", "КамаСтройИнвест", "Грейт-Строй", "АйСиЭл", "Поволжская ремонтно-строительная компания" оешмаларының кайбер төзелеш мәйданнарында бу таләп үтәлми.

- Аларның җитәкчеләрен 50 мең сумга, ә оешмаларын бер миллион сумга кадәр штраф көтә,- дип кисәтте Әлфир Шәмсетдинов.

- Соңгы елларда Казанда юлларны кардан чистарту яхшырды. Әлбәттә, шәһәр читендәге урманарда һәм бистәләрдә яшәүчеләр бу сүз белән килешмәс. Ләкин башта 1нче һәм 2нче категориядәге юллар җыештырыла, - дип докладчыны тулыландырды шәһәр башкарма коммитеты җитәкчесе Денис Калинкин.

Киндери, Төньяк Отары, Кече Дәрвишләр, Яңа Юдино бистәләрендә яшәүчеләр - юлларның кардан ачылмавына, Идел буе, Яңа Савин һәм Совет районнары халкы-йортара юларның чистартылмавына, ә Рихард Зорге, Фучик, Чистай, Толстой, Бутлеров урамнарындагы һәм Ямашев проспектындагы йортларда яшәүчеләр тротуарларның бозланып катуыннан зарланып, "Халык контроле"нә иң күп мөрәҗәгать итүчеләр.

- Казанда 20 миллион квадрат метр юл өслеген җыештырырга кирәк. Бу бик зур мәйдан. Кышкы чорда юлларда эшләү өчен 1550 кеше кирәк. Тик хезмәт хакы аз, ә эш шактый авыр булганлыктан, штат яртылаш кына туплана. Урам юлларын җыештыруда 560 берәмлек техника файдаланыла, әмма алар да 40 процентка искерде. Быел яңа техника алу планда юк, чөнки, подрядчы оешмаларның акчасы җитәрлек түгел. Республика ярдәм итсә, әйбәт булыр иде, әлбәттә,-дип, мәсьәләне аңлатты Игорь Куляжев.

Шәһәр башкарма комитетының административ-техник инспекциясе идарәсе җитәкчесе Әлфир Шәмсетдинов әйткәнчә, кышкы чорда үз территорияләрен тиешенчә җыештырмаганнары өчен юридик затларга 334 административ беркетмә тутырылган.

- "Пятерочка" кибетләре челтәрен берләштерүче "Агроторг" белән "Магнит" кибетләре челтәрен берләштерүче "Тандер" җәмгыятьләре мәсьәләгә аеруча битарафлык күрсәттеләр. Алар штрафка тартылдылар, кар җыештыру буенча үзара килешү өзелде, - диде Әлфир Шәмсетдинов.

Түбәләрне кардан арындырмаган өчен "Авиатөзелеш районы торак-коммуналь хуҗалыгы", "Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы", "Слобода" идарәче компанияләренә, "Алика" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә, "Телевышка" торактан файдалану идарәсенә дә штраф "чәпелгән".



Фото: temakazan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading