16+

Казанда халыкара юридик форум эшли

Казанда 14-17 сентябрьләрдә Kazan Legal-2017 халыкара юридик форум эшли.

Казанда 14-17 сентябрьләрдә Kazan Legal-2017 халыкара юридик форум эшли.

Татарстан хөкүмәте белән «Егоров, Пугинский, Афанасьев һәм хезмәттәшләр» адвокатлык бюросы теләктәшлегендә, мондый колачлы юридик форум республикада әле беренче мәртәбә үткәрелә. Казанга Россия төбәкләреннән, АКШтан, Европа һәм Азия дәүләтләреннән бер меңнән артык юрист, топ-менеджер, дәүләт хакимияте органнары консультантлары һәм вәкилләре килде.

Кичә секция утырышлары булды. Анда: чит ил арбитраж судына дәлилләүче документлар туплау; интеллектуаль милеккә хокук бәхәсләре; Татарстан тәҗрибәсе - эшкуарлык эшчәнлегендә монополиягә каршы тору нечкәлекләре темалары күтәрелде.
Чараны оештыручыларның берсе - Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйткәнчә, форумның максаты - төрле илләрдәге хокук һәм икътисад өлкәсендәге соңгы яңалыклар белән уртаклашу, инвестицион үсеш юлларын барлау. Россиядә, шул исәптән Татарстанда сәяси һәм хокукый яссылыкның тотрыклы булуын күрсәтү-таныту да үзмаксат итеп куелган.
Чит илләрдән килгән кунакларның борынгы Казан шәһәре, республиканың икътисади куәте белән танышу мөмкинлеге бар. Форумда катнашучыларның үзара танышып калулары хезмәттәшлек элемтәләре урнаштырырга, инвестиция проектларын үстерергә ярдәм итәчәк.

Форум кысаларында, «Бизнес коррупциягә каршы» федераль җәмәгать процедуралары җәмәгать советының күчмә утырышы булды. Хокук белгечләре белән эшкуарлар катнашында күп фатирлы йортларның беренче катындагы торак булмаган бүлмәләрдә эшчәнлек алып бару, коммерция максатларында хәвефле йөкләр йөртүгә бәйле «ясалма» чикләүләр мәсьәләләре өйрәнелде.

Бүген Татарстан Республикасы югары җитәкчелеге, республика компанияләре юридик хезмәтләре җитәкчеләре, Россиянең һәм чит илләрнең юридик фирмалары вәкилләре катнашында пленар утырыш үткәрелә. «Хокукый яссылык икътисади үсешкә төп этәргеч» темасына сөйләшү була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading