16+

Казанда Җиңү көне бара

9-нчы май 8.00 сәгатьтә Казанда «Авторетроклуб-21» Республика иҗтимагый оешмасы катнашучыларының бәйрәм йөреше белән башланып китте. Алар сугыш еллары автомобильләрендә Беренче май мәйданыннан Урицкий исемендәге парктагы мемориал аша, Җиңү паркы аркылы Горький исемендәге парктагы Мәңгелек утка кадәр бара.

Казанда Җиңү көне бара

9-нчы май 8.00 сәгатьтә Казанда «Авторетроклуб-21» Республика иҗтимагый оешмасы катнашучыларының бәйрәм йөреше белән башланып китте. Алар сугыш еллары автомобильләрендә Беренче май мәйданыннан Урицкий исемендәге парктагы мемориал аша, Җиңү паркы аркылы Горький исемендәге парктагы Мәңгелек утка кадәр бара.

 

Җиңү паркында Советлар Союзы Герое, Рейхстаг бинасы өстендә Кызыл Байрак штурмында һәм урнаштыруда катнашкан Гази Заһитов исеменә Совет солдатына һәйкәл ачу - төп вакыйга булачак.

Шәһәр өстендә Җиңү көнендә Ми-8 легендар вертолетлары - Россия, Татарстан Республикасы әләмнәре һәм Җиңү Байрагы белән очып узачак. Ә 11.20 сәгатьтә Казансу акваториясе өстендә Казан авиация заводында тирән модернизация узган Ту-160 «Ак аккош» бомбардировщигын күрергә мөмкин булачак. Һава судносы легендар хәрби җитәкче, авиация маршалы, Советлар Союзы Герое Владимир Судецның исемен йөртә.

Көн дәвамында шәһәрдә «Россия әләмнәре. 9-нчы май» һәм «Җиңү тәрәзәләре» акцияләре узачак - казанлыларга Россия әләменә хас өч төсне тәрәзәләргә элеп куярга һәм Җиңү көненә багышланган рәсемнәр беркетергә тәкъдим ителә.

18.00 сәгатьтә Казан «РиоРита - Җиңү шатлыгы» федераль проектына кушылачак - Санкт-Петербургта Таврия бакчасында урнашкан студиядән өч сәгатьлек трансляция алып барылачак.

19.00 сәгатьтә бөтен Россия бер минут тын торачак, телевидение буенча трансляция 18.55 сәгатьтә Мәскәү курантлары тавышына башланачак.

Соңыннан шәһәр халкы #ПоемДвором акциясенә кушыла алачак. Барлык теләүчеләргә, кулларына традицион штандартлар яки Бөек Ватан сугышында катнашучылар яки тыл хезмәтчәннәре портретлары булган фотосурәтләр тотып, балконнарга чыгарга яки тәрәзә янына басарга тәкъдим ителә. Катнашучылар Давид Тухмановның Владимир Харитонов сүзләренә язылган «Җиңү көне» җырын бергәләп җырларлар, дип планлаштырыла.

21.00 сәгатьтә YouTube һәм Instagram аша шәһәр халкы ТР Дәүләт камера хорының «Җиңүгә кадәр 15 җыр» онлайн-концертын тыңлый алачак.

21.45 сәгатьтә «Хәтер шәме» бөтенроссия акциясе старт ала. Россиянең барлык халкы хәтер билгесе итеп тәрәзә янында фонарьлар, шәмнәр, смартфон экраннарын яндырачак.

Традиция буенча шәһәрдә ТНВ телеканалы буенча күрсәтеләчәк матур салют планлаштырылган.

22.00 сәгатьтә ТНВ каналында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм концерты узачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading