16+

Казанда Җиңү көненә багышланган «Ветеран йорты янында парад» акциясе уза

Чара 2019 елдан бирле үткәрелә.

Чара 2019 елдан бирле үткәрелә.

Парад Дубравная урамы, Совет мәйданы, Җиңү Паркы, шулай ук Колахметов урамы аша узачак.
 8 май көнне Казанда тарихи хәрби техника белән ветераннарны котлап йөриячәкләр. Бәйрәм шәһәрнең барлык районнарын да диярлек узачак. Алар шәһәрнең төрле якларында яшәүче ветераннар янында тукталачак.

Хәрби-тарихи техника колоннасы танк училищесы яныннан иртәнге 8.30 сәгатьтә старт алды. Шәһәрлеләр ИС-3 һәм Т-34 танклары белән тралларны, ЗИС йөк машинасын һәм атаклы «Катюша»ны күрә алачак. Колоннада шулай ук Казан авторетроклубыннан автомобильләр узачак.

12.20 сәгатьтә колонна танк училищесына кире кайтачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading