16+

Казанда иң сыйфатлы ризыклар сатыла торган кибет ачылды

Татарстанда җитештерелгән товарларны пропагандалаган «Милли сәүдә маркасы» фестивале нәтиҗәләре буенча яңа сәүдә челтәре оешты.

Татарстанда җитештерелгән товарларны пропагандалаган «Милли сәүдә маркасы» фестивале нәтиҗәләре буенча яңа сәүдә челтәре оешты.

Ул «Үзебезнең марка» дип атала. Әлеге сәүдә челтәренең беренче кибете Казанда эшли башлады. Кибеттә фестивальдә җиңеп чыккан, милли сәүдә маркасы лейблына ия булган продуктлар гына тәкъдим ителә. Үз кибетен булдырудан тыш, «Милли сәүдә маркасы»нда җиңеп чыккан продуктларны башка сәүдә рәтләре әйтик, «Бәхетле», «Зельгрос», «Августин" кибетләре аша да сатарга җыеналар. Фестивальне оештыручылар үзебездә җитештерелгән продуктларны республикада гына түгел, чит төбәкләрдә дә популярлаштырырга ниятлиләр. Әлеге бренд Россия күләмендә танылырга тиеш дигән максат куйган алар үзләренә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading